Казанда бер ир 9 катлы йортның түбәсеннән сикерү белән яный

Ир янына полиция хезмәткәрләре күтәрелгән, аның белән сөйләшүләр алып баралар

 (Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Бу минутларда Казанда бер ир үз-үзенә кул салу белән яный. Ул - Серов урамындагы 9 катлы 35 нче йортның түбәсендә. “Татар-информ” МАның шул урында булган хәбәрчесе хәбәр иткәнчә, ир кулларын селти һәм биеклектән сикерү белән яный. Ул – 40 яшьләр тирәсендә.

Хәзерге вакытта йорт янында ашыгыч ярдәм, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машиналары тора. Ир янына полиция хезмәткәрләре күтәрелгән, аның белән сөйләшүләр алып баралар.

Шаһитләр сүзләренчә, бу әлеге ирнең үз-үзенә кул салырга тырышкан беренче очрагы кына түгел.