Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төнлә Актанышның бер авылында янгында ир-ат һәлак булган
Шәхси агач йорт төнлә тулысынча янып беткән.
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Татарстанның Актаныш районындагы бер авылында янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген Актаныш районының Такталачык авылында янгын чыгу турында хәбәр бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номерына төнге сәгать ике тирәсендә алынган.
13 минуттан соң вакыйга урынында «Таң» янгын сүндерү хезмәткәрләре була. Ул вакытка инде ут агач йортның түбәсен тулысынча колачлап алган була.
Сәгать өч тулганда янгын тулысынча сүндерелгән. Янгын мәйданы 80 квадрат метрны тәшкил иткән.
Иртәнге бишенче яртыда янган йортка су сиптергән вакытта торакның 40 яшьлек хуҗасы мәете табылган.
Фаҗиганең сәбәпләре билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз