Яшел Үзән районында балалары белән ял итүче хатын-кызлар утраудан чыга алмаган

Иделдә дулкын күтәрелү аркасында, аларга коткаручыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килгән.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Яшел Үзән районында балалары белән ял итүче хатын-кызлар утраудан чыга алмаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә Васильево бистәсе янындагы утрауда дүрт хатын-кыз пикник оештырган. Кичкә таба давыл кубып, Иделдә зур дулкын күтәрелгән, шуның нәтиҗәсендә ял итүчеләр утраудан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган.

Аларга «Амур» катерында коткаручылар ярдәмгә килгән һәм барысын да хәвеф-хәтәрсез яр буена алып чыккан.

Бу хактагы мәгълүмат районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенә җибәреләчәк.