Татарстанда умарта кортлары өчен законсыз дару җитештерүдә гаепләнүче тоткарланган

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Полиция хезмәткәрләре умарта кортлары өчен законсыз дару җитештерүдә гаепләнүче 57 яшьлек кешене тоткарланган.

Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдергәнчә, коммерция оешмасының генераль директорының препарат ясавы турындагы мәгълүмат агымдагы елның мартында килеп ирешә.

"Дарулар әйләнеше турындагы" Федераль закон нигезендә, препарат дәүләт теркәвенә алынырга тиеш, әмма фирманың лицензиясе булмый.

Законсыз дару ясауда гаепләнүче 20 апрельдә тоткарлана.

Әлеге очрак буенча, "Аеруча зур күләмдә законсыз дару чаралары һәм медицина әйберләре җитештерү" маддәсенә нигезләнеп, җинаять эше кузгатылган.

Суд карары нигезендә, тоткарланучыга кисәтү чарасы буларак йорт аресты салынган.