Казанда машина өстенә агач ауган

Гадәттән тыш хәл аркасында сәламәтлегенә зыян күрүчеләр булу хакында әйтелми.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районында җиңел машина өстенә агач ауган. Халев урамындагы гадәттән тыш хәл турында социаль челтәрдән кулланучылар җиткерә.

Торак йорт ишегалларының берсендә корган агач "Дэу" машинасы стенә ауган. Кичә булган гадәттән тыш хәл аркасында автомобильгә шактый зыян килгән – түбәсе сытылган. Гадәттән тыш хәл аркасында сәламәтлегенә зыян күрүчеләр булу хакында әйтелми.