news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алма-Атадан ерак түгел җир тетрәгән

Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Кичә Казахстанда Алма-Атадан 561 км ераклыкта җир тетрәү булган.

«КАЗИНФОРМ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, «СОМЭ КН МОН РК» сейсмик станцияләре челтәрендә 27 мартта җирле вакыт белән 05:08 сәгатьтә җир тетрәү теркәлгән. Ул Алма-Атадан көньяк-көнчыгышка таба 561 км ераклыкта Кытай территориясендә булган.

Җир тетрәү үзәге Кытай территориясендә күзәтелгән. Җир тетрәүнең энергетика классы 11.3 булган. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot