Баулыда 22 яшьлек җиңел машина йөртүчесе һәлак булган

Егет тизлекне арттырып, идарәне югалткан.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Баулыда машинасы юл кырыена төшеп ауган 22 яшьлек җиңел машина йөртүчеcе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә төнлә егет тизлекне арттырып, идарәне югалткан. Машина Октябрьская урамындагы 5нче йорт каршында юл кырыена төшеп ауган. Алган җәрәхәтләрдән егет урында ук үлгән.