Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда машинада калган ике хатын-кызны һәм аларның этләрен коткарганнар
Әлмәт районында Иске Суркино һәм Яңа Суркино бистәләре арасындагы юлда машина юл кырыена төшеп киткән.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда сүнеп калган машинада калган ике хатын-кызны һәм аларның этләрен коткарганнар. Алар сүнгән машинада калып туңган.
Бүген иртәнге сәгать биштә ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына Әлмәт районында Иске Суркино һәм Яңа Суркино бистәләре арасындагы юлда җиңел машина юл кырыена төшеп китүе турында хәбәр килгән. Машинада кешеләр туңуы турында да хәбәр булган.
Һәлакәт урынына килгән коткаручылар автомобильдә 31 һәм 36 яшьлек хатын-кызларны һәм ике этне тапкан. Аларга ярдәм күрсәткәннәр һәм ашыгыч хезмәт машинасында җылытканнар.
Юл кырыена төшеп киткән автомобильне чыгарганнар, шунда ук ремонтлап кабызганнар. Аннары коткаручылар хатын-кызларны этләре белән бергә якындагы торак пунктка кадәр озаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз