news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда үз фатирларында ике балага һәм аларның әнисенә ис тигән

Бу хәл газ җиһазын дөрес кулланмау сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда үз фатирларында ике балага һәм аларның әнисенә ис тигән.

Бүген 12.40 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына Гагарин урамында торак йортлардагы бер фатирда ис газы белән агуланулары турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Биш яшьлек малай һәм өч яшьлек кыз, аларның әнисен «уртача авыр хәлдә газ исе белән агулану» диагнозы белән Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Газ исе чыгу сәбәбен ачыклау өчен фатирга «Газпром трансгаз Казань» хезмәткәрләре килгән. Якынча мәгълүматлар буенча, бу хәл газ җиһазын дөрес кулланмау сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100