news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә коткаручылар чүлмәктә башы кысылып калган малайга ярдәмгә килде

Коткару хезмәтенә биш яшьлек сабыйның әнисе мөрәҗәгать иткән, ул улы башына кигән пластик чүлмәкне салдыра алмаган.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Коткаручылар Әлмәттә башы чүлмәктә кысылып калган малайга ярдәмгә килде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына бер ханым мөрәҗәгать итә һәм биш яшьлек улының башын пластмасса чүлмәккә тыгуы һәм аннан ала алмавы хакында сөйли.

Чакыру буенча килгән коткаручылар малайны капкыннан азат итеп, әнисенә тапшырган. Бала зыян күрмәгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100