Әрмәнстанның көньягында җир тетрәү булган

Җир тетрәү Капан (5 балл), Горис һәм Каджаран (4-5 балл) шәһәрләрендә сизелгән. Зыян күкрүчеләр һәм җимерекләр турында хәбәр ителми.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Әрмәнстанның көньягында Капан шәһәрендә сишәмбе көнне иртән 3,9 магнитуда белән җир тетрәү булган, дип хәбәр итә республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта "Интерфакс" җиткерә.

Ведомство мәгълүматлары буенча 10 сәгать 17 минутта (09:17 Мәскү вакыты) Капан шәһәреннән төньяк-көнбатыштан 5 чакрым ераклыкта эпидемиология үзәгендә 5 балл күрсәткән җир тетрәү булган.

Җир тетрәү Капан (5 балл), Горис һәм Каджаран (4-5 балл) шәһәрләрендә сизелгән. Зыян күкрүчеләр һәм җимерекләр турында хәбәр ителми.