Казан - Оренбург трассасында 15 автомобиль бәрелешкән, 2 кеше һәлак булган

Һәлакәтләр һава торышы начар булуга һәм юл шартларына бәйле

 (Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген иртән Казан − Оренбург трассасының Боровое Матюшино бистәсенә таба участогында берничә юл-транспорт һәлакәте булган.

ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлакәтләр җиңел машина белән йөк машинасы бәрелүдән башланган: юл буенда авария билгеләре белән басып торган йөк автомобиленә “Опель” җиңел машинасы килеп кергән, нәтиҗәдә, җиңел машина каршы як полосага чыгарылган, анда бу вакытта внедорожник хәрәкәт иткән.

Хәзерге вакытка 15 автомобильнең бәрелешүе һәм бу зур һәлакәттә ике кешенең һәлак булуы билгеле. Бу автомобильләрнең бер һәлакәттә, яки берничә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүе, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр, һәлакәтнең сәбәпләре ачыкланыла. Урында полиция хезмәткәрләре эшли.

Булган мәгълүмат буенча, начар һава торышы (томан) һәм юл шартлары авариягә сәбәп булган.