news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесенең урынбасары кулга алынды

Социаль иминиятләштерү фонды башлыгы Павел Лоханов 2 миллион сум ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган иде.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Эчке Эшләр министрлыгының Татарстан буенча Икътисади иминлек һәм Коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсе бүлеге хезмәткәрләре Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Геннадий Титовны тоткарлады.

Ул вәкаләтләрен арттыруда һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә комачаулык итүдә шикләнелә. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, бүлек җитәкчесе урынбасары компанияләрнең сату-алуларда катнашу өчен гаризаларын законсыз рәвештә кире каккан. Беренче аукцион 31 миллион сумнан артыграк бәягә сеңдерә торган җәймәләр һәм 188 миллион сумнан артыграк бәягә олылар өчен астарлар (подгузниклар) сатып алу буенча уздырылган.

Компания башта аукционның җиңүчесе дип табылган. Тикшерү версиясе буенча, ләкин Титов алдагы ике сату-алу буенча тиешле карар әзерләү өчен үз кул астында эшләүчеләргә күрсәтмәләр бирә. Җитәкче урынбасарының гамәлләре аркасында компанияләрнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозыла.

Әйтергә кирәк, Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фонды җитәкчелеге оперативникларның күз уңына беренче тапкыр гына эләкми. Алдарак 2 миллион сум ришвәт алуда шикләнелеп, Социаль иминиятләштерү фонды башлыгы Павел Лоханов тоткарланган иде. Идел буе районы суды Фонд башлыгын СИЗОга җибәрде.

Күптән түгел генә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Лохановның Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фонды башлыгы вазыйфасыннан китүе мәгълүм булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100