news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда автоинспекторлар сулыш алуы кыенлашкан баланы хастаханәгә илткән

Ике айлык балага ярдәм сорап, ЮХИДИ хезмәткәрләре янына «Лада» автомобиле йөртүчесе килгән.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан автоинспекциясе хезмәткәрләре сулыш алуы кыенлашкан сабыйны хастаханәгә кадәр озата барган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, «Малиновка» стационар постында ЮХИДИ хезмәткәрләре янына, ярдәм сорап, «Лада» автомобиле туктаган. Йөртүче артыннан ук машинадан хатын-кыз чыга һәм ике айлык кызының ашаткан вакытта тончыга башлавын әйтә.

Автоинспекторлар бер минутны да сузмыйча, махсус сигналларын кабыза һәм аларны хастаханәгә кадәр озатып бара. Анда табиблар сабыйга тиешле ярдәм күрсәткән, диелә хәбәрдә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100