news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль иминият фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасарына өй аресты билгеләнде

Ир-ат вазифаи вәкаләтләрен арттыруда һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә комачаулауда гаепләнә. 

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Социаль иминият фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Геннадий Титовка суд өй аресты билгеләде. Ир-ат вазифаи вәкаләтләрен арттыруда һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә комачаулауда гаепләнә. 

Ир-ат үз гаебен танымаган һәм судтан билгеле бер гамәлләрне тыю белән чикләнергә сораган. Тикшерү исә Титовны өй арестына җибәрүне сорап мөрәҗәгать итте.

Суд ике якның да фикерен игътибарга алды һәм дәүләт гаепләве ягын хуплады. Титов 25 мартка кадәр өй арестында калачак.

Искәртик, Социаль иминият фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары эш урынында вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелеп тоткарланды.

Ачыкланганча, Геннадий Титов ике фирманың тендерда катнашырга биргән гаризасын кире каккан. Компания олылар өчен сеңдерә торган җәймә һәм подгузник белән тәэмин итәргә тиеш булган. Әлеге сатып алуларның гомуми суммасы 200 миллион сум тәшкил иткән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100