news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Хохорин: Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелеккә тиешле бәя бирергә кирәк

ТР буенча эчке эшләр министры 2019 елда яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны артуын билгеләп үтте.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанда яшүсмерләр тарафыннан кылынган кеше үтерү, урлау, талау һәм һөҗүм итү очраклары арткан. ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелеккә тиешле бәя бирергә кирәк. 90нчы еллардагы җинаятьчел төркемнәрнең күпчелегенең «аяклары каян үсүен» искә төшерегез әле. 2019 елда гына да республикада яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 13 процентка артты», — дип искәртте Артем Хохорин.

Ведомство башлыгы шулай ук яшүсмерләрнең АУЕ идеологиясен үрнәк итеп алуына игътибар юнәлтте. Мисал өчен, Чаллыда гына да шундый 8 төркем эш итә, аларда 12-17 яшьлек үсмерләр әгъза булып тора.

«Соңгы ике елда әлеге төркемнәрдә катнашучылар арасында төркем белән сугышуның — 10, янап акча алуның 20 очрагы теркәлгән», — дип искәртте Хохорин.

Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелекне киметү өчен, ТР буенча эчке эшләр министры Яшьләр эшләре, Мәгариф һәм фән министрлыкларын тәрбиягә авыр бирелүче яшьләргә аерым игътибар бирергә чакырды. Сүз уңаеннан, ведомство башлыгы мәктәпләрдә балалар дәресләрдән соң калып шөгыльләнә ала торган спорт секцияләре оештырырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100