news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үз машинасында балыкка киткән ир-ат югалган

Чаллыда яшәүче 63 яшьлек ир-ат 26 декабрь иртәсендә «Шевроле Нива» автомобилендә Чулман елгасына балык тотарга киткән.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда үз машинасында балыкка китеп югалган 63 яшьлек ир-атны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 20.00 сәгатьтә 112 бердәм номерына Тукай районының Боерган авылы янында бер ир-атның югалуы хакында хәбәр килгән. Билгеле булганча, Чаллыда яшәүче 63 яшьлек ир-ат 26 декабрь иртәсендә «Шевроле Нива» автомобилендә Чулман елгасына балык тотарга киткән һәм шуннан соң элемтәгә чыкмаган.

6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре «Хивус-6» һава мендәрендәге судносында елга буен җентекләп тикшергәч, ир-атның автомобилен табып алган. Янәшәдә генә елгага илтүче чана эзе дә булган.

Төнгә каршы ир-атны эзләүне туктатканнар. Балыкчыны 27 декабрь иртәсендә янә эзләргә керештеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100