Татарстанда KIA һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкәч, өч кеше зыян күргән

Авария нәтиҗәсендә «Лада» юл читенә төшеп киткән.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). KIA һәм «Лада» автомобильләре катнашындагы авария кичә кичке дүртләр тирәсендә Татарстанның Бөгелмә районындагы трассада булган.

Шаһитлар әйтүенчә, авария нәтиҗәсендә «Лада» юл читенә төшеп киткән.

«Юл һәлакәте булган урыннан ким дигәндә өч кешене алып киттеләр. Аларның барысы да төрле тән җәрәхәтләре алган», — дип ачыклык кертте авариянең шаһитлары.