news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама елгасында бер балыкчы боз астына төшеп һәлак булган

Балыкчының мәетен яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

Кама елгасында бер балыкчы боз астына төшеп һәлак булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Татарстанның Чистай районы Болдырь торак пункты янында Кама елгасында бер балыкчының боз астына төшеп китүе турында хәбәр килгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, урынга һава мендәрендәге суднода коткаручылар юл тоткан.

13.30 сәгатьтә 3нче зона янгын-коткару отряды водолазлары яр буеннан 30 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә 66 яшьлек ир-атның мәетен табып алган.

Балыкчыны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100