Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада яшь галим Гөлнар Юлдыбаева вафат булган
«Урал-батыр» эпосының сюжеты һәм стиле монографиясе авторы, яшь галим, эпос белгече Гөлнар Юлдыбаевага 43 яшь булган.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада яшь галим, эпос белгече Гөлнар Юлдыбаева 43 яшендә вафат булган. Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул коронавирус нәтиҗәсендә барлыкка килгән йөрәк өзлегүе аркасында үлгән булырга мөмкин. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Гөлнара Юлдыбаева Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының фольклористика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре була.
«Фольклористика» белгечлеге буенча филология фәннәр кандидаты (2006). Башкорт фольклоры проблемаларына багышланган язмалар, «Урал-батыр» эпосының сюжеты һәм стиле монографиясе авторы. «Башкорт фольклор һәйкәлләре» (ХХ-ХХI гасырлар язмалары» томын төзү), «Халык медицинасы», «Заятүләк и Һыуһылу» башкорт халык эпосы» темалары буенча коллектив эшендә катнашкан. 2003-2019 елларда «Экспедиция материаллары» проекты буенча чыккан 16 җыентыкның төзүчесе Гөлнара Юлдыбаева булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз