news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Казанда төзелештә эшче егылып төшкәннән соң тикшерү башлады

Эшче Глушко урамында төзелә торган бинадан егылып төшкән.

Прокуратура Казанда төзелештә эшче егылып төшкәннән соң тикшерү башлады
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Прокуратура Казанда төзелештә эшче егылып төшкәннән соң тикшерү башлаган. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Казанның Глушко урамында эшче төзелеп килә торган күп катлы парковкадан егылып төшкән. Агентлык мәгълүматлары буенча, ир-ат икенче каттан егылган, ул ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үлгән.

Эшчегә 40 яшьләр чамасы булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат Үзбәкстаннан килгән булган.

Совет районы прокуратурасы объектта куркынычсызлык таләпләрен һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүне тикшерәчәк. Хәзер бу хәлнең барлык нечкәлекләре да ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100