Казанда чит ил машинасы укучы кызны бәрдерә

Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Шамил Усманов урамында булган.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы йөртүчесе укучы кызны бәрдерә. Бу хакта шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария кичә иртәнге сигезләр тирәсендә Шамил Усманов урамындагы 25б йорты янында булган. «Опель» машинасының 26 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайлый алмый һәм тиешсез урында юл аша чыккан 12 яшьлек кызны бәрдерә.

Авария нәтиҗәсендә кызның аяклары имгәнгән.