Зәйдә быел 77 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Аларда 13 кеше дљнья белән хушлашкан

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Ел башыннан Зәй районында 77 һәлакәт теркәлгән, аларда 13 кеше һәлак булган, 112се яраланган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, аварияләр саны районда 10га кимрәк, зыян күрүчеләр азрак булса да, соңгы айларда юлларда кеше гомере өзелү белән бәйле хәлләр борчу тудыра.
Юлларда мондый киеренке хәл бөтен республика буенча күзәтелә. Шул сәбәпле, республика юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе тарафыннан агымдагы елның беренче кварталында аварияләр аеруча күп теркәлгән юл участокларында 16 җирдә тизлекне чикләү һәм алдан хәрәкәт итүче машинаны узуны тыю билгеләре кабул ителде. Чикләүләр кертелгән шундый 16 участок арасында Чаллы – Зәй – Әлмәт, Чаллы – Зәй – Әлмәт – Түбән Кама автомобиль юллары да бар. Чикләүләр кертелүнең нәтиҗәсе юк түгел. Мәсәлән, Чаллы –Зәй – Әлмәт юлында чикләүләргә кадәр 5 юл һәлакәтендә 2 кеше үлеп, 11 кеше яраланса,бу елның октябренә кадәр 3 һәлакәттә 1 кеше гомере өзелеп, 1 кеше сәламәтлегенә зыян килгән. ЮХИДИ инспекторлары юл билгеләренә игътибарлы булуны, тизлек режимын бозмый, тиешсез урында каршы як полосага чыкмый хәрәкәт итүне сорый.
Бу хакта “Зәй офыклары” газетасы җиткерә.