Автомобильне урлаучыны тоткарлау өчен, Казан полициясенә өч сәгать таләп ителгән

Транспорт чарасы хуҗасына кайтарылган

 (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Казан буйлап автомобильдә йөреп карарга теләгән өчен, Ютазы районының19 яшьлек егете суд каршында җавап бирәчәк. Егет башка берәүнең транспортыннан файдаланырга карар кылган.

Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә төнлә бер егет Астрономия урамында калдырылган “Лада Приора” автомобиленә игътибар иткән. Елгырлык һәм бераз фантазия күрсәтеп, машинага утырып ул ишегалдыннан чыгып та киткән.

Машинаның хуҗасы автомобиленең юклыгын сизеп алган, шул арада полициягә мөрәҗәгать иткән. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре һәм “Япеев” полиция бүлеге хезмәткәләренә, урлаучыны кулга алу өчен, өч сәгать таләп ителгән.

Егет үз гаебен таныган. Хәзерге вакытта РФ ҖК 166 нчы маддәсенең 1 нче часте буенча кузгатылган җинаять эше (“Урлау максаты булмыйча, хокуксыз рәвештә автомобильне яки башка транспорт чарасын кулга төшерү”) кысаларында аңа карата тикшерү эше алып барыла.

Торанспорт чарасы төзек хәлдә хуҗасына кайтарылган. Шик астына алынган егеттән читкә чыкмау турында документка кул куйдыртылган.