news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Ык елгасында югалган өченче балыкчының мәетен тапканнар

Шунысын әйтергә кирәк, өч балыкчы да коткару жилетлары кимәгән булган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич волонтерлар югалган өченче балыкчы мәетен Ык елгасында ярдан 500 метр ераклыкта тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк агентлык республиканың Тукай районында балыкчылар көймәсе әйләнеп каплануын хәбәр иткән иде. Югалган өч ир-атның икесен Ык елгасында һәлак булган килеш тапкан иделәр. Шунысын әйтергә кирәк, өч балыкчы да коткару жилетлары кимәгән булган.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе палубасыз аз сыешлы судноларда барысы да коткару жилетларында булырга тиешлекне искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100