Азнакай районында юл кырыена төшеп киткән машина йөртүчесе тән җәрәхәтләре алган

Авария иртән Карамалы авылыннан ерак түгел булган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Азнакай районында чит ил машинасы кюветка төшә, йөртүче имгәнә. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Авария иртән Карамалы авылыннан ерак түгел булган. Егерме биш яшьлек егет руль артында утырган «Хендэ Акцент» кюветка төшә.

«Ул идарәне үти алмады. Юл монда тайгак, бозлы, сак кына барырга кирәк», — дип сөйләделәр шаһитлар.

Ашыгыч ярдәм медиклары машина йөртүчене хастаханәгә алып китә.