Яшел Үзән районында 4 яшьлек малай бассейн чокырында батып үлгән

Гадәттән тыш хәл Кызыл Яр авылында килеп чыккан.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән районында 4 яшьлек малай бассейн чокырында батып үлгән, дип хәбәр итә «Новости Зеленодольска».

Агентлык ачыклаганча, Кызыл Яр авылында күпбалалы гаиләнең әти-әнисе, өлкән балаларны кечкенәләренә калдырып, өйдән чыгып китә. Кире әйләнеп кайтканда, әти-әнисе 4 яшьлек баланы ясалма буада табып ала. Әлеге ясалма буаны йортның элеккеге хуҗалары казыган булган.

Баланы хастаханәгә илтәләр, әмма реанимациядә аңа берничек тә ярдәм итеп булмаганлыгын хәбәр итәләр.

Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы уздырыла, үлемнең төгәл сәбәпләре ачыклана.