news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 5 кеше коронавирустан вафат булган

Дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз вирус корбаны булган.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булган.

Республикада ковидтан вафат булучылар саны 736га җитте, дип хәбәр итте Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.

1946, 1956, 1957 һәм 1964 елгы дүрт ир-ат, шулай ук 1961 елгы хатын-кыз коронавирус корбаны булган.

Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 62 очрагы ачыклануын язган иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100