Җинаятьчел ният җәза белән яный

Менделеевски районында киндер үстерү белән шөгыльләнгән өч кешегә карата чыгарылган суд карары үз көченә керде

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Менделеевски муниципаль районында яшәп, үз бакчаларында киндер үстерү белән шөгыльләнгән өч кешегә карата чыгарылган суд карары үз көченә керде, дип хәбәр итә “Менделеевские новости” хәбәрчеләре.
Тикшерү барышында 2009 елда шәһәрдә яшәүче кешенең чыннан да киндер үстерүе һәм аны һәрдаим карап, су сибеп торуы ачыкланган. Өлгергәннән соң үсемлек ваклап киптерелгән, аннан 239 грамм күләмендә канабис наркотик матдәсе һәм 0,5 грамм гашиш матдәсе алынган. Ул аларны сату белән шөгыльләнгән. Бу эшендә аңа Менделеевски һәм Алабуга шәһәреннән ике кеше ярдәм итеп торган.
Әлеге законсыз эшне оештыручыга карата суд 8,5 ел ярым иректән мәхрүм ителү карарын чыгарган. Аңа ярдәм итүчеләрнең берсенә 3 елга иректән мәхрүм ителү һәм тагын берсенә 1,5 ел сынау шарты белән шартлыча ирегеннән мәхрүм ителү хакында карар чыгарылган.