420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Казанда “Дэу” чит ил машинасы “зебрада” 14 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
“Кичә 19:52 сәгатьтә Карбышев урамында “Дэу” машинасының 43 яшьлек йөртүчесе 14 яшьлек кызны бәрдергән. Ул җәяүлеләр кичүе аша юл аркылы чыгып барган булган”, - диделәр ЮХИДИдә.
Авария нәтиҗәсендә бала төрле имгәнүләр алган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.