Лаешта ике җиңел автомобиль бәрелешү аркасында өч кеше зыян күргән

Юбилей урамындагы 52нче йорт каршында «Нива» һәм «Фиат» автомобильләре бәрелешкән.
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Лаешта ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.Кичә кич Юбилей урамындагы 52нче йорт каршында «Нива» һәм «Фиат» автомобильләре бәрелешкән.Төрле тән җәрәхәтләре алган 24 һәм 47 яшьлек пассажирларны Лаеш Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.118нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, двигательләргә ут капмасын өчен, ике машинаның да аккумуляторларын өзгән.