Интернетта Мамадыш яр буен җимергән вандалларның видеосы пәйда булды

Шәһәрнең 235 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан яр буендагы агач фигуралар һәм фонарьларны ватканнар һәм тирны җимереп кергәннәр
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Күптән түгел интернетта Мамадышта яр буен җимергән вандалларны төшерелгән күзәтү камерасы видеосы  пәйда булды.Исегезгә төшерәбез: шәһәрнең 235 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелүче тарихи рыцарь турниры башланырга бер көн кала билгесез кешеләр яр буендагы агач фигуралар һәм фонарьларны җимергәннәр, тирны ватканнар, аккошларны буяганнар, балалар аттракционында батутларны кискәннәр. Хокук саклау органнары, күзәтү камерасы видеосы язмаларына нигезләнеп, зыян салучыларны эзләүгә игълан иткән.Видеода ике яшь кеше күренә. Ачык футболка кигән ир-ат шактый ачык күренә. Алар яр буеннан нәкъ камера яныннан үтәләр. Алар кадрдан югалганда өченче берәү килеп кушылганы да күренә.Мамадыш халкы 26 августта булган әлеге хәлгә шаккатты, дип яза «Нократ» басмасы. Видео Интернетка урнаштырылганнан соң,  мамадышлылар гына түгел, башка районнардан яр буена ял итәргә килүчеләр дә бу хакта фикерләшә башлады.(Надия Шәйхетдинова әзерләде).