Әлмәт районы Кичүчат авылында бер кыз югалган

Ул 24 августта өеннән чыгып киткән һәм кайтмаган

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Әлмәт районы Кичүчат авылында 1987 елгы Габдрафикова Ильмира югалган: 24 августта өйдән чыгып китеп, әйләнеп кайтмаган.
Ул өстенә соры кофта, зәңгәр джинсы кигән, аягында кроссовка булырга мөмкин. Шуңа бәйле ни дә булса белүчеләрнең 89600849885 телефоны буенча шалтыратулары сорала, дип мөрәҗәгать итә “Әлмәт таңнары” газетасы.