“Ашыгыч ярдәм” машинасына һөҗүм булган

Исерек егеткә ярдәм кулы сузучылар ошамаган...

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Соңгы вакытларда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләренә һөҗүмнәр кабатланып тора. Бу атнада Яшел Үзәннең Мирный бистәсендә исерек егет янына ярдәмгә чакыру алынган. Моңа исә ярдәм кулы сузучылар ошамаган, тарткалаша башлаган: бер хезмәткәрнең киемнәрен ерткалап кына калмаган, “03” автомобиленең тәрәзәсен ваткан. Ярый әле бу юлы медикларның барысы ир-атлар булган. Алар баш күтәрүчене тотып, полиция чакырткан, дип хәбәр итә Яшел Үзән җирле басмасы.