news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Эчке эшләр министрлыгына Finiko оешмасы вкладчыларыннан йөздән артык гариза килгән

Әлеге финанс оешмасына кемдер – 100-500 мең, кемдер бер миллион сум салган. Хәтта 8 миллион сум салучылар да бар, диде Руслан Дәүләтьяров.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Хокук саклау органнарына Finiko финанс оешмасы вкладчыларыннан йөздән артык гариза килгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Руслан Дәүләтьяров «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Акчаның күләме – төрле, кемдер – 100-500 мең, кемдер бер миллион сум салган. Хәтта 8 миллион сум салучылар да бар. Бүген Россия буенча гаризаларның саны меңнән артып китә», - дип искәртте спикер.

Дәүләтьяров чынлыкта вкладчыларның күбрәк булуын әйтте. Әмма аларның кайберләре полициягә мөрәҗәгать итәргә курка, икенчеләре әлегә уйлый – үз акчаларын алырбыз дип өметләнәләр.

«Татар-информ» агентлыгы хокук саклау органнарына зыян күргән вкладчылардан гаризалар килә башлавы хакында хәбәр иткән иде. Узган атнада алар уннан да артык булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100