Лаеш муниципаль районында 20,1 гектар урман янып юкка чыккан

Быелгы югалтулар зур, ди район башлыгы Михаил Афанасьев

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Районда янгын куркынычы чоры һаман да дәвам итә, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында. Кулланылган чаралар тулысынча нәтиҗәле түгел. Район урманнарында барлыкка килгән янгыннар урман фондына сизелерлек тискәре нәтиҗә ясады. Ел башыннан бирле барлыгы 20,1 гектар урман янып юкка чыкты. Янгыннарга төп сәбәпчеләр буларак ут белән саксыз эш итү очраклары ачыкланды. Хәзерге вакытта Лаешта тәүлеклек кизү алып барыла. Янгын чыгу очракларын вакытында юк итү максатында, патруль маршрутлары эшләнгән.
Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев бу хәлләргә түбәндәгечә аңлатма бирә: “Быелгы югалтулар, сүз дә юк, зур күләмле булды. Әмма ләкин тиешле хезмәтләрнең үз эшләрен тәртип белән башкарулары нәтиҗәсендә һәлакәтләр вакытында оператив кына чаралар күрүгә ирештек. Барлык янгыннар да барлыкка килгән көннәрендә үк юк ителделәр. Бу бик тә мөһим. Чөнки ут урманның эченәрәк үткән саен, хәл тагы да катлаулана, янгын белән көрәшүе авырлаша бара”.