Алабугада мотоциклчы һәлак булган авария видеога эләккән

Авариядә мотоцикл пассажиры да зыян күргән, төрле имгәнүләр алган ирне хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Алабугада мотоциклчы һәлак булган авария видеога эләккән. Видеоны социаль челтәр кулланучылары Интернетка урнаштырган.

Татарстанның ЮХИДИ хезмәтендә әйтүләренчә, авария кичә кич, Окружное шоссесында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “Шевроле” йөртүчесе борылышта мотоциклчыга юл бирмәгән. Нәтиҗәдә “Кавасаки” мотоциклының 31 яшьлек йөртүчесе җитди имгәнүләр алган. Табиблар ирне хастаханәгә алып киткән, әмма гомерен саклап кала алмаганнар” , - дип сөйләделәр Дәүләт автомобиль инспекциясендә.

Моннан тыш, 29 яшьлек мотоцикл пассажирын да төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.