Татарстанда чит торакны “чистартып” чыгарга хирыслар яңа калкып чыккан микрорайоннарны, күп катлы яңа торак йортларны үз итә

Фатир ишегенең “күзчеге” томалап куелган, ишеккә юка җеп яки чәч сузылган булса, шикләнергә нигез бар, дип, ТР буенча ЭЭМ җинаятьчеләрне эзләү идарәсе

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 5 айда Татарстанда торактан әйбер урлауның 400ләп очрагы (аларның 167се бакча өе, дача ише урыннардан, 50ләбе шәхси йорттан, калганнары, төгәлрәге, 20 проценты – фатирлардан урлау) теркәлгән, былтыр шушы ук вакытта – 471, шул рәвешле, 15 процентка кимрәк булган. Әлеге хәлләр нисбәтендә шул арада кузгатылган җинаять эшләренең 277е ачылган һәм бу 69 процент тәшкил иткән, былтыр шушы вакытка – 63 процент. Караклар салган зыян суммасы күп түгел: бер очракка, күп дигәндә, 200-300 мең сум гына. Мисалга, Башкорстанда берьюлы 8 млн. сум һәм бер уч бриллиант чәлдереп чыгу очрагы билгеле, нәтиҗәдә, 15 млн. сумлык зыян салынган.

Былтыр фатир каракларыннан гастролерлар Татарстанга ешласа (чиләбелелер генә дә 30лап тапкыр Казанга килеп фатир басып йөргән һәм, ахыр чиктә, Татарстанда тотылган), быел алай түгел, республиканың “үз” караклары исә Башкортстан Республикасы, Ульяновск өлкәсенә гастрольгә чыгарга ярата. Республиканың эре торак пунктларында серияләп фатир басучылар арасында полициягә Шамилов, Гыйльманов, Каһиров, Бузов кебек фамилияләр яхшы таныш. Кагыйдә буларак, алар 20-35 яшьлекләр, элек хөкем ителеп утырып чыкканнар, тотылгач үзләре әйтүенчә, тормышта алар шуннан ары берни эшли белми, ә яшисе килә. Алар карап торышка бик пөхтә киенгән була, кыяфәте белән шик тудырмый, зур әйберләр күтәреп йөрми, фатирда эз калдырмаска тырыша, сак. Фатир басучыларга исә 5 елга кадәр хөкем срогы каралган, әгәр төркем белән эш ителсә, - аннан да озаграк срок. Карак тотылгач, зыян күргән якның аның аркасында югалткан малын кайтарырга тиеш була, булдыра алмаса, милкенә арест салына һәм тиешле сумма тотып калына – болары, әлбәттә, суд аша гына. Дөрес, моны яхшы белгән караклар, гадәттә, үз артына милекне әллә ни яздырмый да.

Шул рәвешле, бүген “Комсомольская правда” газетасының Казандагы офисында уздырылган фатир каракларына бәйле вазгыять мәсьәләсенә бәйле матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭМ җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең урлауларга бәйле җинаятьләрне ачу бүлеге башлыгы Николай Черных шундый белешмә бирде. Аның сүзләренчә, фатир басучыларга каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге буенча Татарстан Республикасы РФ субъектлары арасында беренче егермелектә.

Фатир “чистартучылардан” саклану өчен нәрсә эшләргә, дигәндә, Н.Черных мондый киңәшләрен бирде.

Фатир ишегенең “күзчеге” томалап куелган, ишеккә юка җеп яки чәч сузылган булса, шикләнергә нигез бар, димәк, фатир, керүче-чыгучы бармы-юкмы дип, күзәтүгә куелган. Фатир басучылардан иң ышанычлысы – аның ведомстводан тыш сакчылык пультына тоташтырылган булуы. Аннары төп керү ишеге ышанычлы класслы булуы шарт, мисалга, хәзер “Гардиан” классы корыч ишекләр шундый, тагын йозакларның катлаулы, ягъни тиз генә ачып булмый торганын куйдыру отышлы. Озак вакытка киткәндә кемгә дә булса почта әрҗәсен бушатып торырга, ишеккә күз-колак булырга кушып калдырырга, кыйммәтле әйберләрне өендә булган якыныңа саклауга куярга, тәрәзә, форточка ишеләрне озакка киткәндә генә түгел, ә фатирдан чыккан саен бикләп йөрергә кирәк. Фатир ачкычы югалса, шунда ук йозакны алыштыру зарур. Ишекне, аның артында кем булуына инанмый торып, ачарга ярамый, чөнки талау нияте белән һөҗүм булу ихтималы зур.

Чит торакны “чистартып” чыгарга хирыслар исә яңа калкып чыккан микрорайоннарны, күп катлы яңа торак йортларны үз итә, чөнки анда күршеләр бер-берсен әллә ни белми, ишекләр ныгытылмаган була, яңа фатирга күчкәндә бәхетле гаилә иң яхшы әйберне генә алырга тырыша, шуңа күрә караклар үзенең разведкасын оештыра, керер объектын билгели. Хәтта подъездда фатир ишекләрен ачып карап йөреп тә шомалар фатирдан кыстырып чыгар мөмкинлек таба, чөнки фатир ишеген ачык калдыру очраклары еш була, ә каракка шул кирәк тә - фатир бусагасын атлап кереп кенә дә кыйммәтле әйберне чәлдереп чыгып була. Шулай да, ТР буенча ЭЭМ җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең урлауларга бәйле җинаятьләрне ачу бүлеге башлыгы Николай Черных сүзләренчә, өйгә кергән караклар кесә телефонын, кыйммәтле булуга карамастан, алмый, шулай ук телевизор ише зур күләмле көнкүреш техникасына да битараф, чөнки беренчесеннән файдалана башлау белән полиция күзли һәм тоткарлый ала, икенчеләре – күзгә ташлана. Торак йортларның фатирларын сайлаганда күзәтү тышкы яктан ук башлана: кондиционер җиһазы булуы, кыйммәтле тәрәзә пәрдәләре дә аларны җәлеп итә, дип гыйбрәт өчен сөйли Н.Черных һәм гражданнарны аң булырга өнди.

Фатирга читләр кереп актарынып йөргәнлеге, әйбер урлаганы беленү белән, полициягә “02” телефоны буенча яки 291-20-02 номерлы “ышаныч телефоны”на шунда ук шалтыратып хәбәр итү һәм торактагы бернәрсәгә дә тимәү кирәк. Чөнки, Н.Черных сүзләренчә, полиция килгәнче фатирда тәртип салып, тузаннарына кадәр сөртеп куючылар бар, бу исә каракларның эзләрен тәмам бетерү дигән сүз.