Иртән Казанда Кремль дамбасы янында берничә машина бәрелешкән

Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Кремль дамбасы янында берничә машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Биредә ким дигәндә алты автомобиль авариягә очраган. Шуның аркасында дамба алдында зур булмаган «бөке» барлыкка килгән.

Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.