news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә автоинспекторлар кызны балконнан сикермәскә күндергән

Кыз гомерен өзү уеннан кире кайткан һәм подъездга чыккан.

Яшел Үзәндә автоинспекторлар кызны балконнан сикермәскә күндергән
http://yashel-uzan.ru

(Яшел Үзән, 27 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәндә автоинспекторлар кызны балконнан сикермәскә күндерә алган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шәһәр урамнарын патрульләү вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре — полиция капитаны Евгений Зининга һәм өлкән инспектор Юрий Карасевка йортларның берсендә 8нче каттан бер кызның сикереп төшәргә теләве турында хәбәр килә.

Полиция хезмәткәрләре кичекмәстән урынга барып җитә. Евгений Зинин сигезенче катка менә һәм кызны уйланылмаган гамәлдән баш тартырга үгетли башлый, ә аның хезмәттәше бу хәлләр турында кизү частька хәбәр итә.

Шулай итеп, тәртип сакчылары кызны коткарып кала алган — ул гомерен өзү уеннан кире кайткан һәм подъездга чыккан. Анда аңа ашыгыч ярдәм табиблары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре психологик ярдәм күрсәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100