Казан янындагы өч яшьлек баланың үлеменә китергән аварияне видеога төшергәннәр

Юл-транспорт һәлакәте Яшел Үзән районының Николаевка бистәсе янында булган.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Казан янындагы өч яшьлек баланың үлеменә китергән аварияне видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырганнар.«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр кичә кич Николаевка бистәсе янындагы әйләнеч юлда юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуы хакында хәбәр иткән иде. «Ниссан», «Лада» һәм «Шевроле» автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә өч яшьлек бала һәлак булган, тагын өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.