Самара татарлары мәрхүмә Сания Каюмованың туганнарының кайгысын уртаклаша

Сания Каюмова СССР балык сәнәгате министрлыгының атказанган хезмәткәре, «Океан» җәмгыятенең легендар директоры булган.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Самарада совет һәм Россия сәүдәсе ветераны, СССР балык сәнәгате министрлыгының атказанган хезмәткәре, «Океан» ҖЧҖ легендар директоры Сания Ибраһимовна (Софья Ильинична) Каюмова вафат булды. 

«Самара татарлары» сайты кайгылы хәбәр җиткерде.

«Самара өлкәсе татар җәмәгатьчелеге исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм күркәм сабырлык телим. Мәрхүмәнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәтә булсын», — диелгән Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте президенты И.Г.Шәкүров кайгынамәсендә.