420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда җиңел машина йортның кирпеч диварын җимереп бүлмәгә барып кергән. Һәлакәт урыныннан фотосурәтләрне шаһитлар социаль челтәрләргә урнаштырган.
Базарлы Матак авылында җиңел машина торак йортның кирпеч стенасын җимереп, аның бер бүлмәсенә барып кергән. Бәрелүдән җиңел автомобиль ян ягына ауган.
Фаразлар буенча, юл-транспорт һәлакәте шоферның хәле кинәт начарлану һәм ул идарәне югалту аркасында килеп чыккан.