Әлмәттә үзизоляция чорында эшләгән чәчәкләр салоны хуҗасына штраф салганнар

31 яшьлек салон хуҗасы эшчәнлекне тыю турындагы белгән, ләкин аны читләтеп узар дип ышанган.

(Әлмәт, 27 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү чорында эшчәнлеген дәвам иткән чәчәкләр салонын ачыклый. Эшмәкәргә штраф салына. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тикшерү вакытында салон һәркем өчен ачык булган. Сатучы — консультант үз эш урынында була. 31 яшьлек салон хуҗасы эшчәнлекне тыю турындагы белгән, ләкин аны читләтеп узар дип ышанган.

Полиция хезмәткәрләре аны закон нигезендә җаваплылыкка тарту буенча материаллар әзерли, беркетмә төзелә.

Әлмәт шәһәр суды карары белән эшмәкәр РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табыла һәм 30000 сум күләмендә штрафка тартыла.