Чаллыда ике җиңел машина бәрелешкән, берсенең йөртүчесен хастаханәгә озатканнар

Юл-транспорт һәлакәтендә ике машина да җитди зыян күргән.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Чаллыда ике җиңел машина бәрелешкән, берсенең йөртүчеcен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Бүген иртәнге сәгать дүрттә Чаллы шәһәренең төп магистральләренең берсе булган Сөембикә проспектында «ОМЕГА» сәүдә үзәге янында юл-транспорт һәлакәте булды.

Буш юлны ике җиңел машина – 7нче модель «Жигули» һәм «Лада Гранта» автомобильләре бүлешә алмаган. Фаҗигада ике машина да җитди зыян күргән, алар юл-транспорт һәлакәте урыныннан мөстәкыйль рәвештә китә алмаган.

«Жигули»ның җәрәхәтләр алган йөртүчесен хастаханәгә салганнар.