Кама елгасында балыкчы батып үлгән

Фаҗига Ильинка торак пункты янында Кама елгасында килеп чыга.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Бүген 9.23 сәгатьтә Түбән Кама районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Ильинка торак пункты янында Кама елгасында балыкчы югалуы турында мәгълүмат килеп ирешкән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән ир-ат аңлатканча, алдагы көнне кичке алтыда ул дустын балыкка илтеп куя һәм анда аны иртәнгә кадәр калдыра. Кичке тугызлар тирәсендә ул балыкчы белән элемтәгә кермәкче була, ләкин тегесе телефонын алмый. Иртән дустын алырга килсә, аны урында тапмый, ә ярдан 70 метр ераклыкта бозга терәлгән балыкчының буш көймәсен күрә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре көймә янында Түбән Камадан килгән 49 яшьлек ир-атның гәүдәсен таба. Аны эзләүгә 11 кеше, 6 данә техника җәлеп ителгән.