Тикшерү комитеты Кемероводагы янгын буенча биш фигурантка гаепләү белдерде

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында 64 кеше һәлак булды.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Россия Тикшерү комитеты Кемероводагы “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгын турындагы эш буенча барлык биш фигурантка гаепләү белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында 64 кеше һәлак булды.

“Хәзерге вакытта биш тоткарланучыга да инде гаепләү белдерелде”, - диелгән хәбәрдә.