Тикшерү комитеты башлыгы Кемерово сәүдә үзәгендә янгын сәбәпләрен атады

Фаҗига урынында комплексның янган конструкцияләрен аралау эшләре дәвам итә.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын килеп чыгу сәбәпләрен атады, дип хәбәр итә RT агентлыгы.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр ике төп версияне карый – электр чыбыгында кыска ялганыш һәм ачык ут куллану.

Экспертиза үткәрелгәннән соң, фаҗиганың сәбәпләре билгеле булачак.

Фаҗига урынында комплексның янган конструкцияләрен аралау эшләре дәвам итә.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Кемерово сәүдә үзәгендәге янгында 64 кешенең һәлак булуы турында хәбәр иткән иде. Тагын 15 кеше хастаханәдә.