Әлки районының Каракүл авылында саксыз тәмәке тарту нәтиҗәсендә янгын чыккан

23 мартта Каракүл авылында торак йортта янгында ир белән хатынның гомерләре өзелгән.

 (Әлки, 27 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Каракүл авылында саксыз тәмәке тарту нәтиҗәсендә янгын чыккан. 23 мартта Каракүл авылында торак йортта янгында ир белән хатынның гомерләре өзелгән, дип яза җирле басма.

Каракүлдә өй яну турындагы хәбәр район янгын частенә 8.20 сәгать тирәсендә килеп ирешә. Юхмачы посты янгын сүндерүчеләре тиз арада урынга барып җитәләр. Бу вакытта агач өйне ялкын тулысынча чолгап алган була инде, эчкә үтеп керү мөмкин булмый. Утны сүндергәч, янган өй эчендә ике мәет табыла. Боларның шушы өйдә яшәгән 60 һәм 62 яшьлек ир белән хатын булуы ачыклана.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, янгынның өйдә саксыз тәмәке тарту аркасында чыгуы расланган.

–Авыл халкы әйтүенчә, ирле-хатынлы йорт хуҗалары спиртлы эчемлекләргә дә хирыс булганнар. Каракүл авылында булган бу фаҗига ут белән сак эш итү зарурлыгын тагын бер кат искәртә. Тәмәкене тиз янып китүчән әйберләр булган урыннардан читтә генә тартырга кирәк. Ә инде өйдә, урын-җирдә тәмәке көйрәтүнең нинди аяныч хәлләр китереп чыгару ихтималын әйтәсе дә юк. Эчүчелек тә төрле бәла-казага, шул исәптән янгын хәвефенә китерүче сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу аяныч очрак сабак булсын, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын һәркем истә тотсын иде,–ди Радис Инсапов.