news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә билгеле укытучы Фәрхәт Сафиуллин вафат

Фәрхәт Сафиуллин гомеренең кырык елдан артык өлешен балалар белән эшләүгә багышлаган, районның спорт тормышына зур өлеш керткән.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 27 февральдә, Самара өлкәсенең Камышлы районы Мактаулы гражданины, педагогик хезмәт ветераны, Камышлы урта мәктәбенең элеккеге физкультура укытучысы Фәрхәт Сафиуллин каты авырудан соң вафат булган.

«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, ул гомеренең кырык елдан артыгын балалар белән эшләүгә багышлаган, районның спорт тормышына зур өлеш керткән.

Мәрхүмнең күпсанлы укучылары – төрле елларда Камышлы мәктәбен тәмамлаучылар кайгы уртаклаша.

«Ул башкаларның проблемасына битараф булмаган һәм сизгер, ярдәмчел һәм әдәпле, тыныч һәм изгелек теләүче кеше иде. Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!» - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100